Бүген бу вакыйга буенча район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттан тыш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина чыгыш ясап, комиссия вәкилләре алдында балигъ булмаган балаларга карата игътибарны арттыру, җитди кисәтү чаралары алып бару бурычын йөкләде.