2019нчы елның 14 нче февралендә 10.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак.
Утырышның көн тәртибендәге төп мәсъәлә - 2018 нчы елда Апас муниципаль районының социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләрен ясау. Утырышка район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый җәмгыятләр вәкилләре, массакүләм мәгъләмат чаралары вәкилләре чакырыла.