Апаста ГТО тапшырдылар

2019 елның 22 феврале, җомга

“Апас“ спорт комплексында 2019 елның ГТО кышкы спорт фестиваленең район этабы башланып китте.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев ачты һәм ярышларга старт бирде. Россиядә бу хәрәкәт Россия Президенты Указы нигезендә моннан 5 ел элек яңартылды.

-Кышкы спорт төрләре фестиваленең район этабында барлыгы 1000 нән артык апаслы үзен спортның унлап төрендә сынап, яше буенча нормативлар тапшырып карый,-ди Апас ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов.

Төштән соң ГТО нормативларын тапшыру район этабына килүче төрле яшьтәге 157 апаслы бассейнда йөзү нормативлары тапшырачак. Шулай ук Апаста бүген мини-футбол, хоккей ярышлары да уздырылачак.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International