Апас район суды рәисе Лилия Гафиятуллина Казанда Татарстан Президенты катнашында узган Татарстан хөкемдарларының 13 нче хисап конференциясенә чакырылды.
Район хөкемдары ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова әйтүенчә, узган елда район судында барлыгы 28 җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылган. Шул ук вакытта былтыр судта 436 гражданлык эше, район җәмәгать суды карарлары буенча 11 аппеляция эше каралган. Район судында узган елда шулай ук 55 административ эш буенча тиешле карар чыгарылган.
-Без спортта да сынатмасака тырышабыз,-ди ул. -Узган елда, мәсәлән, бер хезмәттәшебез Татарстан судлары беренчелегенә уздырылган бильярд ярышында уңышлы гына чыгыш ясап, Апас данын яклады. Район күләмендә еш уздырылучы спорт ярышларына да гаиләләребез белән бергәләп барабыз.
Март аенда район суды председателе Лилия Гафиятуллина Татарстан хөкемдарларының традицион чаңгы ярышларында катнашырга әзерләнә. Аңа уңышлар телибез!
Ришат Җамалиев.