Апаста концерт узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Узган җомгада Ватан сакчылары көне уңаеннан Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә бик матур эчтәлекле концерт узды.

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин апаслыларны бәйрәм белән котлады. Ике сәгатьттән артык барган бу концертта бик күп яңа, ачылмаган талантлар чыгышларын халык бик яратып тыңлады. Апас мәктәбе укучылары һәм башкалар тамашачыларны бик күңелле итеп ял иттерделәр.

Бу чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты һәм апаслыларны бәйрәм белән котлады.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International