Каратун мәктәбендә инде ике дистә еллар уңышлы эшләп килүче ДЮСШ ның бокс секциясендә шөгыльләнүче 5 яшь спортчы 23-24 февральдә Ватан сакчылары көне уңаеннан Казанда Татарстан беренчелегенә үткән ачык турнирда катнашты.
42 килограмм авырлыкта Раиль Миначев белән 52 килограмм авырлыкта Булат Кәлимуллин беренче урыннар яулады. 30 килограмм авырлыкта Инсаф Гыймадиев икенче урында. Яшь апаслыларны һәм тренерлары Данис Хәкимовны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!