“Әти-әниләр тарафыннан Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыру көне“ акциясенә апаслылар да кушылды.
Әлеге чараның төп максаты әти-әниләрне дә Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру булды.
- Апас мәктәбендә әлеге чарада 15 әти-әни катнашты. Имтихан тапшырырга килүчеләр иң элек махсус металлорамка аша сынау булачак кабинетларга үттеләр. Алар бары тик тик паспорт һәм ручка белән кертелделәр. Имтихан 2 сәгать дәвам итте,- дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.
Бу акция районыбызның барлык мәктәпләрендә дә узды. Иске Йомралы урта мәктәбендә имтихан тапшырырга 7 әти-әни килгән. Имтихан тәмамланганнан соң аларга махсус сертификатлар тапшырылган.