Апас үзәк китапханәсе илкүләм «БУККРОСИНГ» акциясенә кушылды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Аңа керү болдырында менә шундый стенд урнаштырылды. Китапханәгә килүчеләр хәзер үзләре сайлап алып, укучы билетын күрсәтмичә генә өйдә иркенләп уку өчен китап алып китә алалар.

-Тик бик кызыклы бу китапларны укып бетергәч, урынына китереп куярга онытмагыз,-ди китапханәче Гөлсем Галәветдинова.-Шулай ук, һәркем үз шәхси китапханәсеннән аерым китапларны бу киштәгә китереп куя һәм саваплы, кызыклы акциядә катнаша ала.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International