Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гилмутдинов Илдар Ирек улы Апас районында халыкны кабул итте

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 27 февралендә районыбызда Дәүләт думасы депутаты Гилмутдинов Илдар Ирек улы халык белән очрашуда булып китте. Очрашу “Бердәм Россия” партиясенең халыкны кабул итү бүлмәсендә узды. Барлыгы уз мөрәҗәгатьләрен 8 кеше белдерде. Сорау бирүчеләр арасында төрле юнәлештәге сораулар бар иде. Мәсәлән, Гүзәл Хилавиева почта хезмәткәрләренең аз хезмәт хакы алуы турында борчылуын белдерде, Дәвеш авылыннан күп балалы әти кеше Свияжный бистәсендә күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җирләргә ут-газ кертү турында үтенде. Инвалид балаларга тиешле санаторий юлламасына чиратның күп булуын, районда арендалы торак программасының кирәк булуы, студент балага социаль стипендия кайсы очракта тиеш булу белән дә кызыксынды килүчеләр.

“Очрашуларда күп төрле мәсьәләләр күтәрелә. Юллар, төзелеш, социаль өлкә, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләренә кагылышлы сорауларны да тыңлыйбыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Халык белән аралашуның максаты да - аларның гозерләрен, теләкләрен тыңлау”- диде очрашу азагында Илдар Гилмутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International