Халыкара туган тел көнендә “Салават күпере“ балалар бакчасында уртанчылар төркеме нәниләре катнашында бәйрәм чарасы үткән.
Бәйрәмдә балалар тулган телдә шигырьләр сөйләгәннәр, бик теләп татар халык уеннарында катнашканнар. Соңыннан бергәләшеп Габдулла Тукайның “Туган тел“ җырын башкарганнар. Тәрбияче апалары тарафыннан тәкъдим ителгән Муса Җәлил иҗатына багышланган күргәзмә дә балалар күңелендә зур кызыксыну уяткан.
- Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз халыкының, милләтенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Безнең балалар бакчасында милли традицияләребезне, туган телебезне саклауга, хөрмәт итүгә багышланган күп кенә тәрбия чаралары уза. Бу кичәбезнең төп максаты да балаларга кече яшьтән үк туган телебезнең әһәмиятен аңлату иде, - ди тәрбияче Раилә Гайнуллина.