Язгы ташуга Апас районы әзерлеге тыңланды

2019 елның 1 марты, җомга

Апас янгын частенда урнашкан Бердәм Диспетчер-кизү тору Үзәгендә (ЕДДС) район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Казан Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы, ЕДДС идарәсе һәм министрлык вәкилләре катнашында видеоконференция режимында үткән бу чарада районның быелгы ташуга әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде, бурычлар билгеләнде.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International