Районда ялгыз яшәүчеләр игътибар үзәгендә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, кисәтү максатыннан районда махсус эшче төркем эшли.

 

Районның гадәттән тыш хәлләр, янгын күзәтчелеге бүлеге, социаль яклау идарәсе, полиция хезмәткәрләре җирлекләрдә ялгыз яшәүче райондашлар янында булып, саклык кагыйдәләрен исләренә төшерәләр, белешмәлекләр тараталар, йортлардагы кимчелекләргә кисәтүләр ясыйлар, киңәшләр бирәләр. Бүген эшче төркем вәкилләре район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашында Каратун авыл җирлегендә яшәүчеләр янында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International