Музей тамашачылары шулай ук Апаска бер килүендә ТР Югары Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров бүләк иткән бик затлы Корьән белән дә таныша алалар.
Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасына багышланган даими күргәзмәдә дә экспонатлар бихисап, -Килегез, сез дә күреп китәрсез, тарих ул һаман барлап торганны ярата,-ди музей директоры Рәмис Ногманов. (3+)