Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы Апас районында күчмә утырыш уздырачак

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

7 мартта Апас районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгели алачаклар.

Хакимият органнарының беренче затларының эшкуарлык бергәлеге белән күчмә очрашуы Апас шәһәр тибындагы бистәсендә узачак. Эшкуарлык советы утырышы спикерлары сыйфатында чыгыш ясаячаклар:

Тимур Дмитрий улы Нагуманов, Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены;
Ренат Зәки улы Тимерҗанов, ТР буенча баш федераль инспектор;
Район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин;
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре.
 
Очрашуда катнашу өчен эшмәкәрләргә (8843) 76-21-6-53 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International