Тәрбиячеләре белән берлектә балалар бу чарага ныклап әзерләнгәннәр.
Шигырьләр ятлаганнар, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр. Аларны зур осталык белән тәкъдим дә иттеләр. Һәр чыгышта әниләргә булган хөрмәт, ярату, наз чагылды. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.