7 март көнне, 10.00 сәгатьтә районның үзәк ресторанында Татарстан Республикасы Президенты каршында оешкан эшмәкәрлек буенча Советның утырышы узды.
Биредә республикадан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Утырышта кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Урында ук аңлашу, сорауларга җавап булды. Кайбер сораулар язып алынды.