Апас мәктәбе имтиханнарга бүгеннән әзер

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Быел район мәктәпләрендә 174 бала тугызынчы, 73 укучы унберенче сыйныфны тәмамлый.

Алда-чыгарылыш имтиханнары. Татарстан укучылары укытучылары, сыйныфташлары белән бергәләп дәүләт сынау имтиханнарына әзерләнә. Республика хөкүмәте йортында мәгариф министры Рафис Корбанов катнашында үткән брифингта шул хакта фикер алыштылар.

-Елдагыча, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны Апас мәктәбенә килеп тапшырачак. Быел тугызынчы һәм унберенче сыйныф тәмалаучы барлыгы 250 укучы уңышлы сынау тестлары үтте. Хәзерге таләпләр буенча, имтихан тапшырылачак Апас мәктәбе әзерлеге яхшы, металл эзләгеч һәм видеокамералар төзек. Укучыларыбыз чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнә, аларга тыныч булырга, тырышырга киңәш итәбез, барысы да яхшы булыр,-ди район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Рамилә Шәвәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International