Апаста “Бердәм Россия“ партиясенең билетлары һәм паспортлар тапшырылды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Кабул итүләрдән соң районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә “Бердәм Россия“ партиясенең билетлары һәм паспортлар тапшырылды.

 

8 райондашыбыз – яшь белгечләр “Бердәм Россия“ партиясе сафларына кабул ителде һәм Илдар Гыйльметдинов кулыннан таныклыклар алды. 
Тантанада 14 яше тулган 20 яшүсмергә тәүге тапкыр паспортлар бирелде. Яшьләр әти-әниләре, якыннары белән килгән иде. Алар өчен тантаналы кичә әзерләнде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин егет-кызларга изге теләкләрен җиткерделәр. 
–Сез – бүгеннән зурлар. Сезнең тормышыгызда мөһим чор башлана. Туган районыгыз белән горурланып яшәгез. Илнең, республиканың, районның өметле киләчәге булыгыз, тырышып укыгыз! Безгә белемле, сәләтле укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кирәк. Барысы өчен дә программалар, акчалата ярдәм бар. Уңышлар сезгә! – диделәр алар. 
Яшьләргә шулай ук Россия флагы сурәтендәге тасмалар, “Яшь гвардия“ символикасы белән паспорт тышлары да бүләк ителде. 
Илдар Гыйльметдинов тантана азагында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллинага балалар бакчалары коллективлары һәм мәктәпләр өчен өстәл курчак уеннары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International