Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре республикакүләм кышкы спорт ярышларында катнаштылар.
37 коллективтан килгән спорт ягыннан көчле хезмәттәшләре арасында безнекеләр өченче урынны яулады. Алар чаңгы ярышларында катнаштылар һәм һөнәри осталыкта сыналдылар.