Апаслылар - “Идел аръягы урманнарын саклыйк“ конкурсы җиңүчеләре

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Халыкара урманнар көненә багышланган "Идел аръягы урманнарын саклыйк!" I ачык конкурсына йомгак ясалды. Буа шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында апаслылар да катнашты.

 

Апас мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Камилла Новикова (җитәкчесе Гөлфия Габидуллина), конкурска үзенең рәсемен юллап, беренче урынга лаек булды. Олы Бакырчы мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Адилә Ибраһимова (җитәкчесе Гөлназ Мозаффарова), урманнарга багышланган листовкасын тәкъдим итеп, өченче урынны, Иске Йомралы авылының “Сандугач“ балалар бакчасы коллективы, табигый материаллардан ясалган кул эшләнәмәсе белән катнашып, 3 урынны яулады. 
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International