Язгы бозга ышанма!

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин 15 мартта быелгы язгы ташуга әзерлек эшләренә багышланган район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

 

 Кеше сәламәтлеге, экология, янгын, электр, газ, техника куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде. 
-Киләсе атнада ТР Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясе утырышында да бу мәсьәләләр тагын бер кат күтәреләчәк, йөзебез кызарырлык булмасын. Һәр җитәкче үз вазифаларына җитди карасын,-дигән катгый таләпләр куйды. 
Ришат Жамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International