Апаста “Без бергә” фестиваленең сайлап алу турлары уза

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан оештырылучы әлеге бәйгедә авыл мәктәпләреннән килгән 50гә якын бала һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашып, чыгыш ясадылар. Алар төрле милләт халкы җырларын, биюләрен башкардылар, әкиятләрен сөйләделәр. Фойеда туган як табигате сурәтләнгән фоторәсемнәр, сокландыргыч төрле кул эшләре күргәзмәләре урын алды. 
Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сәламләп, изге теләкләрен юлладылар. 
Бәйге иртәгә дә дәвам итәчәк. Биредә Апас мәктәбе укучыларыны чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International