Ульяновск өлкәсе белән Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Апас урта мәктәбендә “Рухи мирас“ ка багышланган төбәкара семинар-киңәшмә үтте.
Бу уңайдан Апаска Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре, төрле өлкәләрнең татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләр килде. Кунакларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең милли-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина каршы алды. Алар иң элек Иске Әнәле балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбе, “Сәләт“ балалар иҗаты Үзәге, “Дельфин“ йөзү бассейны һәм Универсал спорт залы эшчәнлеге белән таныштылар. Үзәк урам буйлап сәяхәт кылдылар. Туган якны өйрәнү музее да кунаклар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы нәниләре, Апас мәктәбе укучылары бирегә килүчеләрне баллы чәкчәк, ипи-тоз, җылы сүз, ачык йөз белән каршы алдылар. Милли киемнән киенгән кызлар һәм егетләр туган телдә җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
"Рухи мирас" семинарында Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, якташыбыз Рәмис Сафин катнашты. Ул апаслыларга олы хөрмәтен, чиксез рәхмәтен белдереп, Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев район башлыгы Рәшид Заһидуллинның рәхмәт сүзләрен җиткереп, дуслык күперенең нык һәм гомерлек булуын теләп, Рәхмәт хатларын ирештерде. Шулай ук бу чараны оештыруда зур өлеш кертүче һәм телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда мөһим эш башкаручылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатларына ия булдылар.
Семинар Апас мәктәбе укучыларының “Әбием сандыгы“, “Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын!“, “Халкыбызның милли хәзинәләре“ дип исемләнгән сыйныфтан тыш чаралар, ачык дәресләр һәм халыклар дуслыгы фестивале белән дәвам итте. Биредә башлангыч сыйныф укучылары төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен һәм милли йолаларын чагылдырдылар. Соңыннан кунаклар мәктәп буйлап сәяхәт иттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.