Апаслылар уңышы

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры коллективы Ульяновск өлкәсендә Бари Тарханов исемендәге театрлар фестивалендә катнашкан иде.

 

Аларны бүләкләү тантанасына да чакырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең милли-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатына лаек булды. Театрның режиссеры Земфира Мөхәммәтшина "Иң музыкаль бизәлешле спектакль" белән чыгыш ясаганнары өчен Диплом белән бүләкләнде. Коллектив "Иң яхшы актерлар составы" кубогына ия булды. Апаслыларның чыгышы Ульяновск тамашачысы күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International