Районның аграр көллият студентлары юллардагы иминлек, хәвефсезлек өчен үз өлешен кертә.
Алар махсус акциягә дә кушылды. Шоферлар белән очрашып белешмәлекләр дә тараттылар. Район мәдәният йорты каршында флеш-моб уздырдылар. "Җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеге кат-кат аңлатылды. Укучылар белән очрашу аеруча да үтемле булды", - ди көллият хезмәткәре Ландыш Гафурова.

