"Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгендә "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эше барышында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Динар Раил улы Бариев "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 2016 елның февраленнән 2019 елның мартына кадәрге чорда төбәк штабының отчеты белән таныштырды. Шулай ук "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк штабы һәм төбәк контроль-ревизия комиссиясенең яңа санлы составы расланды. Конференция кысаларында Кырымның Россиягә кушылуына 5 ел тулуга багышланган флешмоб узды.
Конференциядә Апас районыннан "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" җирле штабы җитәкчесе Резеда Каримова һәм җирле штаб әгъзалары Раиль Мавлюдов һәм Луиза Насретдинова катнаштылар.