Район мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куеп хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

 

Бу уңайдан барлык халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтүгә керткән өлешләре һәм намуслы эшчәнлекләре өчен мәдәният йорты, клуб музей, китапханә хезмәткәрләре район башкарма комитетының, район мәдәният бүлегенең Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 30 ел буе Болын-Балыкчы авылы китапханәсендә хезмәт итүче Тәнзилә Латыйповага мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International