Апаста тиздән чисталык ике айлыгына старт бирәчәләр

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Район административ комиссиясе секретаре Алинә Мифтахова хәбәр итә:

-Соңгы вакытта Апаста төрле ярминкәләр, читтән килеп төрле товар сатулар турында белдерүләрне баганаларга, тукталышларда, гомумән, теләсә кайда ябыштырып чыгучылар күбәеп китте. Мондый төр белдерүләр урнаштыру өчен район үзәгендә билгеләнгән  урыннарда игъланнар урнаштыру стендлары бар, һәм реклама биредә түләүсез урын алырга хокуклы.

 -Бу таләпне тупас бозучыларга 1 мең сумнан башлап административ штраф каралган. Хәзер комиссия каравына менә шундый берничә протокол керде. Шулай ук йорт этләрен урамга чыгарып җибәрүчеләргә ел башыннан 4 кисәтү ясалды һәм бер протокол рәсмиләштерелде,-ди комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. –Узган елда административ комиссиянең 12 утырышы уздырылып, аларда тикшерүчеләр төзегән акт-протоколлар буенча Татарстан Административ Кодексының (КоАП) 3.2 һәм 3.6 маддәләренә нигезләнеп, 63 карар чыгарылды. Торак пунктларда чисталык, тиешсез урыннарда сәүдә итү буенча кагыйдә бозучы- барлыгы 18 физик зат 3800 сумлык штрафка тартылды. 45 кешегә беренче тапкырга кисәтү ясалды. Ул төзәлү юлына басмыйча тагын ялгыш гамәл кылса, акчалата штраф түләүгә мәҗбүр ителәчәк. Кайберәүләр үз гаебен танымыйча, штрафларны ирекле рәвештә үзвакытында түләми, бу очракта инде административ эш суд приставларына китә. Узган елда менә шул юл белән гаеплеләрдән 9349 сумлык штраф эзләтеп алынды. Бүген 10627 сумлык бер штрафны түләтү суд приставлары каравында.

-1 апрельдән районда чисталык икеайлыгына старт биреләчәк. Административ комиссия исә үз эшен ел буе эзлекле рәвештә алып бара. Урыннарда төзекләндерү, чисталык кагыйдәләренең үтәлеше буенча рейдлар даими үткәрелә. Хәзер бу эштә авылларга комиссия, экология инспекторлары килү белән беррәттән, һавадан күзәтү өчен  вертолетлар, пилотсыз очкычлар да елдан-ел киңрәк кулланыла, быел да авыллар чисталыгы һәм төзеклеге игътибар үзәгендә булачак,-дип кисәтә район административ комиссия рәисе. -Шулай ук быел районда яшелләндерү, агачлар утырту чаралары да колачлырак итеп үткәреләчәк.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International