Район башкарма комитеты карары нигезендә 1 апрельдән районда Апас районы территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.
Икеайлыкка әзерлек максатыннан районда күрше районнар вәкилләре катнашында зона киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә барышында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм башка җаваплы затлар чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак икеайлыкка максатлар һәм бурычлар билгеләде.