Районда 1 апрелдән хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Шул уңайдан район башкарма комитеты зур утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы предпрятиеләре җитәкчеләре, урыннарда хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы белгечләре катнашында зур семинар-уку үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.
Хезмәт урыннарында урыннарында тиешле шартлар булдыру һәм саклау (СОУТ), төзелеш объектларында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше турында еллык хисаплар тыңланды, махсус видеофильм күрсәтелде.
Бу зур күләмле чарада Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, төзелеш тармагы республика профсоюзы, республика хезмәт инспекциясе һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. Районда узган елда терлекчелек объектында кеше үлеменә сәбәп булган бәхетсезлек очрагы аерым игътибарга алынды. Мондый көтелмәгән хәлләрне булдырмау хакында фикер алыштылар һәм бурычлар билгеләнде.
Язгы кыр эшләре чорында, районда колачлы алып барылучы төзелешләрдә хезмәткәрләрне тиешле эш киемнәре, саклану чаралары белән тәэмин итү турында да аерым фикерләр яңгырады. Җитештерү тармакларында кешеләр сәламәтлеге, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы һәрчак алгы планда булырга тиеш!
Ришат Җамалиев.