15 апрельдән Татарстанда янгын куркынычсызлыгы сезоны игълан ителә

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Һәр ун урман янгынының сигезе сәбәпчесе кеше саксызлыгы, ваемсызлык һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы, чисталык таләпләренең тиешенчә үтәлмәве.

 

Мондый кисәтү чарасы Татарстан урманнарында соңгы ун елда зур янгыннарга ышанычлы киртә куйды. Апас районы территориясендә барлык урман-куаклыклар, юл читләре саклагыч полосаларының гомуми мәйданы 8 мең гектардан артык һәм ул ел саен сизелерлек артып бара. Урманчылар һәм Урта Балтай урман питомнигы хезмәткәрләре, район халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә ел саен меңләгән төп агач, куаклар утыртыла, урманнар яңартыла. 
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын кайгырту Буа урманчылыгына һәм участок хезмәткәрләренә йөкләнгән. Буа урманчылыгы базасында янгыннан саклану, кисәтү чаралары үткәрү өчен кирәкле техника паркы да булдырылды. Тик соңгы елларда бу тармакны үзгәртеп кору белән чамасыннан тыш мавыгу урман сакчыларының санын шактый сирәгәйтте. 
Кар эреп бетү белән барыбыз да урманга ял итәргә барырга омтыла, табигатебез белән соклану һәммәбезгә дә хас. Тик янгын куркынычсызлыгы сезоны игълан ителү урманнарга юлны чикли. Бу чорда урманнарда учаклар ягу тыела. Шулай ук табигатькә чыгып ял иткәндә ачык ут белән зур саклык чаралары күреп эш итүең хәерле. Урман кырыйлары, урманнарга якын басу-кырларда кипкән үлән, калдык салам, эскерт төпләре ягуның да ахыры бик күңелсез булуы ихтимал. Районда бу таләпләр төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә урманнарыбызда янгыннар күзәтелми һәм табигатебезгә, экологиягә зыян салынмый, бу безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе дип кабул ителә. Урманнарыбызның матур, чиста булуы ул аларны чүпләмәүгә дә бәйле. Менә шушы гади генә таләпләрне үтәмәүчеләргә законнар нигезендә катгый җәза каралуын тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Бу гамәлләрегез урманннарга зыян китерсә РФ Җинаятьләр Кодексының 261 маддәсе нигезендә гаеплеләргә 200 мең сумга кадәр штраф яный. Аерым очракларда гаепле зат 2 елга чаклы төзәтү эшләренә хөкем ителә. 
Россия һәм Татарстан Административ Кодекслары да урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы, аны чүп оясына әверелдерүчеләргә кырыс. Янгын куркынычсызлыгы режимы чорында андыйлар зур штраф суммалары белән очрашачак. Физик затлар өчен ул Кодексның 8.32 маддәсе буенча 4 меңнән 5 мең сумга кадәр дип каралган. Вазифалы затлар өчен штраф суммалары 20-40 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум күләмендә. Узган елда Законнарга кертелгән төзәтмәләр аларны тагын да катгыйландырды. 
Район халкын, куакларны урманнарда сак булырга чакырабыз. Шул чакта гына табигатебезгә зыян килмәс, шул чакта гына аның гүзәллеге күзләребезне иркәләр. Бергә һәм бердәм булыйк! 
М. Егоров, Буа урманчылыгы инҗенеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International