"Булышып үстерәбез" Республикакүләм конкурсы конкурсы турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1.2. Конкурсны оештыручы - “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк җәмәгать оешмасы. 2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары. 2.1. Конкурс яшь гаиләләр бергәлеген формалаштыру, шулай ук Татарстан Республикасының авыл җирләрендә яшәүче яшьләре арасында инновацион технология буларак прогрессив үсемлекчелекне кертү һәм популярлаштыру максатында үткәрелә.
2.2. Конкурсның төп бурычлары: 2.2.1. Төрле гаилә бергәлекләре арасында коммуникацияләр коруда булышлык күрсәтү. 2.2.2. “Сити-фермер” һөнәре компетенциясен үзләштерүнең белем бирү программасын эшләү. 2.2.3.Авыл территориясендә яшәүче яшь гаиләләргә яшелчәләр һәм тәмләткеч үләннәр үстерү өчен “тере лаборатория”ләр булдыру, аларны җиһазлар белән җиһазлау.
2.2.4. Яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру.
3. Форумда катнашучылар.
3.1. Конкурста Татарстан Республикасының түбәндәге критерийларга туры килүче яшь гаиләләре катнаша:
2 3.2. Конкурста катнашу өчен дәгъвачылар гариза (2 нче кушымта), шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ( гариза бирүчедән) ризалык (3 нче кушымта), дәлилле хат (4 нче кушымта), видеоролик җибәрергә тиешләр.
Гаризалар 2019 елның 20 апреленә кадәр amo-rt@mail.ru электрон адресына кабул ителә, анкетада гаиләнең конкурста катнашуга дәгъва белдергән барлык әгъзалары күрсәтелә.
4. Катнашучылар эшләренә таләпләр 4.1. Дәгъвачының дәлилле хаты иҗади фикер йөртеп язылган булырга тиеш. Хатта авыл тормышының яшәү рәвешен, гаилә традицияләрен һәм аның үзенчәлекләрен тасвирларга кирәк. Материал Microsoft Word тексты мөхәррирендә, А4 форматы битендә, 14 ле Times New Roman хәрефләре белән, 1,5 интервалында әзерләнә. Дәлилле хатның тәкъдим ителә торган күләме – 2-3 бит.
4.2. Видеоролик MP4 форматында эшләнә, дәвамлылыгы – 1 минут, күләме 100МБ дан күбрәк булырга тиеш түгел. amo-rt@mail.ru почтасына җибәрелә һәм #растимпомогая, #семьяАМО хэштеглары белән Instagram социаль челтәренә куела.
5. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары һәм конкурста катнашучыларны бүләкләү
5.1. Жюри бәяли:
- эчтәлекнең тирәнлеген,
- дәлилле хат материалын анык бәян итүне,
- видеороликның визуаль рәтләре сыйфатын һәм бизәлешен,
- видеороликка креатив якын килүне һәм аның үзенчәлеген.
5.2. Конкурста барлык катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Җиңүчеләргә 12 айга бушлай файдалануга яшелчәләр үстерү өчен «Ecobox» автоматлаштырылган система бирелә.
6. Оештыру комитетының контактлары, сәсми сайт: аmo-rt.tatarstan.ru Телефон: + 7 (843) 221-75-97, +79053118492 (Шакирҗанова Лилия Мирзанур кызы). Оештыру комитетының электронный адресы: amo-rt@mail.ru.
4.1 нче кушымта. “Булыша-булыша үстерәбез” республика яшь гаиләләр конкурсының җюри составы: “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе Шувалова Диләрә Даниял кызы, әгъзалары: бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Һадиев Таһир Галимзан улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Земсков Олег Владимирович, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Садыйков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының һөнәри белем бирү һәм профориентация бүлеге җитәкчесе Тонконог Софья Львовна, Татарстан Республикасы авыл туризмы ассоциациясе рәисе Мөхәммәдиева Руфия Рәфкат кызы.
5. 2 нче кушымта. “Булыша-булыша үстерәбез” республика яшь гаиләләр конкурсына гаризалар бирү формасы. Гаилә фамилиясе, катнашучының (гаилә әгъзасының) фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы, гаиләнең теркәлү адресы. Гаиләнең чынлыкта яшәгән адресы. Контакт телефоны. Электрон почтасы. Социаль челтәрләре (VK.com, Instagram)