Татарстан гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге министрлыгы бүген планлы рәвештә торак пунктларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында халыкка ашыгыч хәбәр итү һәм кисәтү чаралары үткәрүне планлаштырды.
Бу өйрәнүләрдә безнең район да катнашачак. Апаста район электр элемтәсе бүлеге бинасына кулган сирена, авылларда мәчетләргә, авыл җирлекләре һәм башка административ биналарга урнаштырылган барлык җайланмалар да кабызылып, эш режимында сынап каралачак. Район буенча бүген барлыгы шундый утызга якын тавыш кисәткечләре исәпләнә һәм аларның төзеклеге даими тикшерелә. Тавыш җайланмалары белән җиһазланган район эчке эшләр бүлеге, ГИБДД автомашиналары да бу өйрәнүләрдә катнашачак дип фаразлана.
-Моңа әзер булыгыз һәм югалып калмагыз,-дип кисәтә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Ришат Җамалиев.