Апаста демографик хәлне яхшырту буенча мөһим чаралар уза

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Райондагы демографик хәлне яхшырту максатыннан оешкан махсус эшче төркем үз эшен Югары Ындырчы психологик үзәгендә дәвам итте.

 

Биредә бу җирлектә яшәүче ялгыз хатын-кызлар, ир-егетләр, күп балалы әниләр белән түгәрәк өстәл артында җылы очрашу узды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, профилактик чараларның мөһимлеге хакында үз фикерен белдерде. 
Сый-нигъмәт тулы өстәл артында үткән чарада һәркем бер-берсе белән күрешеп, аралашты, борчыган сорауларына җавап ишетте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International