Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатларында Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясе әгъзаларының квалификациясен күтәрү буенча өч этаплы комплекслы программа кабул итте.
2019 елның 2 апреленнән Апас районында икенче белем бирү этабын гамәлгә ашыру башланды һәм 2019 елның 19 апреленә кадәр дәвам итәчәк, аның кысаларында Татарстан Республикасы Апас районының 57 участок сайлау комиссиясе кадрлар составын укыту узачак. Семинарларны 2018 елның ноябрь-декабрь айларында К(и)ФУ ВШГМУ базасында әзерлек узган укуларны оештыручылар үткәрәчәк: УИК рәисе 880-Гомәров Р. Ф., УИК рәисе 888-Петрова Г. А., УИК рәисе 924-Юманова Т. П.