Апаста язгы өмәләр башланды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Апаста иң беренчеләрдән булып быелгы язгы өмәгә район хакимияте, Апас бистәсе башкарма комитеты коллективлары һәм халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү коллективы чыкты.

Алар Апасның атаклы “Самавар“ чишмәсе тирә-юнен кар-боздан һәм кышын тупланган чүп-чардан чистартып, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Район үзәгенең башка оешма-предприятиеләрендә дә бүген беренче чисталык өмәләре үтте. Апаста гомумхалык язгы зур өмә исә 19-20 апрельдә үтәчәк дип билгеләнде.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International