Апас яшьләре паспорт алды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

3 апрельдә Татарстанкүләм Бердәм “Музейлар язы“ программасы буенча Апас үзәк музеенда берничә күләмле чара үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм башка рәсми затлар 14 яше тулган бер төркем яшь апаслыларга тәүге паспортларын тапшырды. Тантанада катнашучылар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде. Аларны каршылаган район Мәдәният йорты хезмәткәрләре җыйнак кына концерт куйды. Бирегә килүчеләр шулай ук район үзәгенең Батырлар скверы, Хәтер Мемориалы, Сугышчан Дан һәм үзәк музей залларындагы күргәзмәләр белән дә кызыксынып танышты. Бу көнне Казан, Тәтеш, Буадан безнең музей белән танышырга махсус килүче тамашачылар тантананың бик матур оештырылуына таң калды. Ул якларда яшьләрне болай хөрмәтләү күренешләренең бик сирәк булуын ассызыклап, кайткач, җирле җитәкчеләргә дә шушы фикерләрен җиткерергә теләк белдерде һәм рәхмәтләрен махсус китапка язып калдырды.

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International