Ел саен 2 апрельдә, бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә.
2 апрель көнне Апас үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә Апас мәктәбенең 3А сыйныфы укучылары катнашты. Бу көнне чараны оештыручылар кече яшьтән яхшы китаплар укырга кирәклеген аеруча энтузиазм белән билгеләп үттеләр. балалар өчен әдәбиятка, китап сәнгатенә һәм китап мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, балалар китабының һәркем өчен мөмкин булуы һәм балалар укуын тарату проблемаларына басым ясадылар.