Район үзәк китапханәсендә якташыбыз, Иске Әнәле авылы кызы, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзетуллова белән очрашу узды. Бирегә зал тутырып аның иҗатына гашыйк райондашлар килде.
Җылы, эчкерсез аралашу 3 сәгать дәвам итте. Якташыбызның тормыш, иҗат, хезмәт юлы бер җеп булып сузылды. Сокланмый, горурланмый мөмкин түгел иде. Бу хакта тулырак “Йолдыз“ битләрендә.