"Татармультфильм" студиясе әгъзалары Иске Йомралы мәктәбе укучылары белән очрашты.
Мультфильм төшерү, аның үзенчәлекләре укучыларга аңлатылды. Укучылар мастер-класс үттеләр, аны ясау серләренә төшенделәр.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үтүче “Татарстан гасыры–3“ проектында 1-8 класс укучылары катнашты. Мультфильм ясаучылар белән очрашу 3 сәгать дәвам итте. Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100ел тулуга багышланган видеофильм, аралашу, рәсемнәр ясап, аларга сулыш өрү мавыктыргыч булды.
Иң уңышлы рәсемнәрне мультфильмга кертергә вәгъдә иттеләр.