Апрель-май айларында «Чиста ил» партпроекты кысаларында узачак «Бердәм Россия» өмәләрендә 900 меңнән артык кеше, шул исәптән 31 мең «Бердәм Россия»депутатлар корпусы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу хакта партпроектның федераль координаторы, Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.
«Бердәм Россия» нең беренче өмәсе безнең партия проекты кысаларында 13 апрельдә узачак. Хәзерге вакытта апрель-май айларында бөтен ил буенча 85 субъектны һәм 962 муниципалитетны үз эченә алган экологик акцияләрдә катнашу өчен 888,5 мең кеше теркәлгән, шул исәптән 31 меңе – «Бердәм Россия» нең депутатлар корпусы вәкилләре. Теркәлү ачык, һәм без экологик акцияләрдә катнашучылар саны 900 меңнән артып китәчәк дип көтәбез", - дип белдерде партпроект координаторы.
Бурматов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Чиста ил» партпроектына 600 иҗтимагый экологик һәм волонтерлык оешмасы кушылган инде. Алар барысы да өмәләрдә катнашачак.
Элегрәк парламентарий мондый чараларның бурычы кыштан соң җыештыру гына түгел, ә экология һәм әйләнә – тирә мохитне саклау проблемаларына, шул исәптән рөхсәтсез чүплекләр һәм чүп-чар өемнәре белән көрәшкә дә игътибарны җәлеп итү булуын ассызыклаган иде.
Татарстанда өмәләр 1 апрельдә старт алды. «Бердәм Россия» нең җирле бүлекләрендә район халкының мөрәҗәгатьләрен анализладылар һәм чистарту-җыю өчен участок сайладылар.
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыштан соң төзекләндерелгән барлык объектларны - паркларны, скверларны, яр буйларын тәртипкә китерергә, аларны халык белән бергә чистартырга кирәклеген аңларга кушты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова: «Парклар һәм скверлар-тормыш өчен уңайлыкларны билгели торган бердәнбер урыннар түгел. Без бөтен шәһәр мохитенә игътибар итәргә тиеш: юллар, урамнарның чисталыгына һәм торышына, төзекләндерү, ишегалларын чистарту һәм аларны тиешле хәлгә китерүгә. Без конкрет проблемаларны һәм халыкның шәһәр тирәлегенә актуаль соравын һәр муниципалитет, шәһәр, бистә дәрәҗәсендә күзәтеп торырга һәм мондый сорауларга җавап бирергә тиеш».