Күмәк, бердәм эш нәтиҗәле булыр

2012 елның 9 июле, дүшәмбе
15-20 төрдәге ипи эшләнмәләре 4 машина белән һәр көн иртән 120 сәүдә ноктасына таратыла. Кондитер, токмач эшләнмәләрен дә халык яратып сатып ала. Тегү цехындагы оста куллы хезмәткәрләр килгән һәр кешенең гозерен тыңлап, төгәл, пөхтә эшлиләр. “Җәй көне җитештерү һәм сату күләме сизелерлек арта. Аллага шөкер, эш күрсәткечләребез әйбәт, аякта нык басып эшлибез дип әйтә алам”, – ди оешма җитәкчесе Рәйхан Хәмидуллина. “Икмәк” оешмасында һәр цехта эш кайный. Кемдер ипи баса, кемдер токмач, сухари, мармелад, помадка, прәннек, кисель җитештерә, кемдер әлеге оста куллы апаларга он ташый, кемдер хуш исле, яңа гына мичтән чыккан, табадан төшкән ризыкларны сатуга алып чыгып китә. Эш югары дәрәҗәдә оештырылган, һәркем үз хезмәтен белә, тормыш кырмыскалардай кайный биредә. Хәтта аларның туктап, сөйләшеп торырга да вакытлары юк. Чөнки, аз гына тоткарлансалар да, ипиләре көеп яки прәннекләре катып китәргә мөмкин бит. “Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, җаваплы да, авыр да хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә татулык, саулык-сәламәтлек телим. Бергә-бергә хезмәт нәтиҗәләрен тоеп, озак еллар эшләргә язсын”, – ди җитәкче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International