Апас балалары “Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең ярымфиналында канташа

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

“Йолдызлык-Созвездие“ фестиваленең Кайбычта узган зона турында җиңү яулаган балалар Казанга чакыру алган иде

 

14-15 апрель көннәрендә алар ярымфиналда катнаша. 14 апрель көнне Каратун мәктәбеннән Ранис Мусин (җитәкчесе Динара Сабирҗанова), Борнаш мәктәбеннән Камилә Мөбәрәкшина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) башкала сәхнәсендә чыгыш ясады. Камилә Мөбәрәкшина финалга чакыру алды. 15 апрельдә талантлы яшьләребез бию, нәфис сүз һәм җыр буенча сынала. Нәтиҗәләр кич белән билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International