Апас мәктәбе укучысы беренче урын яулады

2019 елның 19 апреле, җомга

Апас урта мәктәбенең 5а сыйныфы укучысы Миначев Раил спортның һәр төрен дә үз итә: кечкенәдән хоккейга йөри, футбол, волейбол, теннис, бадминтон белән шөгыльләнә.

 

Соңгы елларда боксны да үзләштерә башлады. Инде зур уңышларга да иреште. 2019 елда үткән Россиякүләм һәм Республикакүләм ярышларда пьедесталның беренче баскычыннан төшкәне юк аның. "Молодец!" дип кенә әйтәсе кала. Алга таба да Раилгә гел уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International