Аграр көллият хоккейчылары Буадан җиңеп кайтты

2019 елның 19 апреле, җомга

Буада һөнәри уку йортлары арасында ветеринария техникумын тәмамлаган Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей ярышлары узды.

 

 Биредә Апас районы командасы да катнашты. Аграр көллият студентлары командасы бозда үзләрен бик кыю тоттылар һәм җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, алар беренче урынны яулады. Команда Кубокка һәм Мактау грамотасына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International