11 апрельдә районда язгы кыр эшләренә иң беренче булып “Свияга“ агрофирмасының Күккүз бүлекчәсе игенчеләре чыкты.
Авыл мулласы хәер-фатыйхасын алып, басуга иң беренче булып тырыш механизаторлар Фәнис Миңнуллин белән Рамил Шаһиәхмәтов агрегатлары керде. Беренче эш көнендә үк 100 гектарлы күпьеллык үлән басуларында дым капланды һәм 102 гектарда минераль ашламалар кертелде. Шул ук көнне “Туман“ пневматик үзйөрешле агрегатлар белән 100 гектарлык уҗым басулары ашланды. Берничә көннән районга авыл хуҗалыгы авиациясе дә килү көтелә. Самолет ярдәмендә быел районда 5000 гектардан артык уҗым басулары һавадан ашланачак дип фаразлана. Эшнең сыйфаты белән бу көнне районда үзара кабул итү комиссиясе составында эшләүче Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, безнең якларга куратор итеп билгеләнгән “Татагрохим“ берләшмәсе вәкилләре дә танышты һәм югары бәя куйды.
Быелгы язгы кыр эшләренә тулаем район әзерлеген тикшерү һәм кабул итү комиссиясе бу көнне район машина-трактор парклары һәм ындыр табакларында коллективлар белән очрашты, чәчүлек сыйфаты, агрегатлар әзерлеге, көйләнеше белән танышып, бәя куйды. Соңыннан урыннар чыгарылды. Баллар һәм норматив күрсәткечләр буенча быелгы язгы чәчү эшләренә “АгроАктив“ хуҗалыгы иң яхшы әзерлекле дип танылды. Икенче урында “Свияга“ агрофирмасы һәм өченче урынга “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы лаек дип табылды.
12 апрельдә “ Свияга“ агрофирмасы басуларында тәүге гектарларда язгы сабан культуралары чәчүгә старт бирелде. Әнәле авылы янәшәсендәге басуларда туфракка беренче орлыклар күмдерелде.
Хәерле сәгатьтә, игенче!
Ришат Җамалиев.