Апас халык театры Буа сәхнәсендә

2019 елның 19 апреле, җомга

Район мәдәният йорты каршында оешкан халык театры коллективы “Идел-йорт“ халык театрлары фестиваль-бәйгесендә катнашты.

 

 Алар Хәбир Ибраһимның “Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз“ әсәрен сәхнәләштерделәр. Җирле артистлар чыгышы башкаладан килгән жюри тарафыннан уңай бәяләнде. Нәтиҗәләр барлык зоналарда да чыгышлар каралганнан соң ясала. Буада тирә-күрше районнардан 8 театр коллективы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International