Дәвештәге “Зөя“ сәламәтләндерү үзәгендә тын юллары авыруларыннан интегүче райондашларыбыз өчен махсус дәвалану курслары башланып китте.
Быел биредә 76 апаслы үз сәламәтлеген ныгыта. Һәр көнне аларны махсус автобуслар белән сәламәтләндерү үзәгенә алып киләләр һәм тиешле дәваларын алып, төшке аш ашаганнан соң өйләренә илтеп куялар. Район башлыгы тәкъдиме белән оештырылган әлеге чара быел җиденче тапкыр уза. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов белдерүенчә, биредә сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Килүчеләрне ачык йөз белән каршы алалар, төшке аш белән сыйлыйлар. Табиб Алик Хураськин һәркемгә тиешле дәвалау чарасын билгели. Дәваланучылар өчен тоз шахтасы, ингаляция, массаж алу мөмкинлеге дә бар. Сәламәтлеген ныгытырга килүчеләр үзләренә күрсәткән игътибар һәм дәва өчен олы рәхмәтләрен җиткерәләр.