“Салават күпере“ балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләр һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашында Җир көненә багышланган чара узды.
Китапханә җитәкчесе Гөлгенә Мулләхмәтова Җир шары, табигать күренешләре, тереклек ияләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткереп, нәниләрне төрле китаплар белән таныштырды, Җиребезне, табигатебезне кадерләп яшәргә чакырды.
- Табигатьне кечкенәдән яраткан, тирә-юнебездәге матурлыкны күрә белеп үскән бала, киләчәктә бик бәхетле, әхлаклы кеше була. Сез дә балалар намуслы, тәртипле булып үсегез, - диде ул.
Балалар да киләчәктә тәртипле булырга, табигатебезне, тирә-юнебезне хөрмәт итәргә, сакларга сүз бирделәр.