Кичә, 22 апрельдә, Апас муниципаль районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты кандидатларның республика халкы белән очрашуы өчен Татарстанда 100 мәйданчык оештыра. ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүе 26 майда узачак.
Бүгенге көндә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитетына 157 кеше үз документларын тапшырган.
151 кандидат «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка алдан тавыш бирүгә кандидатлар буларак теркәлгән инде.
«БЕРДӘМ РОССИЯ» - алдан тавыш бирү юлы белән үз кандидатларын билгеләүче бердәнбер партия. Праймериз нәтиҗәләре буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.
Апас районында очрашуда катнашу өчен ике кандидат гариза бирде: Гафуров Ильшат Рәфкать улы - бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры һәм Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы – Апас муниципаль районы башлыгы, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Апас җирле бүлеге Секретаре.
Очрашуда өч йөздән артык сайлаучы катнашты.